Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Печән базары

Мәктәп еллары өчен зур рәхмәт сезгә!

Иске Карамалы авылында яшәүче Сәрия һәм Марсель Юнысовлар турындагы язмага карата фикерләр.

Нуриса Хәсәншина:
– Безнең Марсель абый, безнең Сәрия апа... Яраткан укытучыларыбыз. Римма Афзаловага зур рәхмәт. Яхшы итеп, чын дөресен язган. Класс җитәкчебез Марсель абый, абыемның класс җитәкчесе Сәрия апа Аллаһымның яраткан бәндәләре булсыннар. 
Мөнирә Исмәгыйлева-Нуруллина:
– Сәрия апа безнең класс җитәкчесе иде. Марсель абый физкультурадан керде. Әйбәт укытучылар. Мин әле дә чаңгыда йөрим, Аллага шөкер. 
Альфира Ризванова:
– Марсель абый белән Сәрия апага сәламәтлек, тигез гомер телим. Барыбызга да үрнәк алар.
Эльвира Сабирова:
– Икесен дә бик нык яратам, хөрмәт итәм. Сәрия апа белән кышкы кичтә, мәктәпкә җыелып, телескоптан тулган айны, йолдызларны күзәтә идек. Шулкадәр рәхәт, сихри бер мизгел булып күңелдә уелып калган. Әле генә аңладым: аны да гаиләсе, абзар тулы малы көткән бит инде, ләкин эшенә, безгә – укучыларына булган яратуы аны мәктәпкә тарткан, күрәсең... Ә Марсель абый – кызыклы шәхес. Ул, кашларын сикертеп, шаян сүзен әйтеп куя да, без рәхәтләнеп класс белән көлә идек. Сез – чын физкультурник. Яраткан укытучыларым! Сау-сәламәт булыгыз, тигез яшәгез. Күңелләргә якты мизгелләр бүләк иткән мәктәп еллары өчен зур рәхмәт сезгә!

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев