Сәнгать мәктәбе укучылары республика бәйгесендә катнаштылар
Өстәмә белем бирү

Сәнгать мәктәбе укучылары республика бәйгесендә катнаштылар

Әлмәт шәһәрендә оештырылган «Осталар остаханәсе» республика бәйгесендә балалар сәнгать мәктәбе укучылары да катнашты.

Әлмәт шәһәрендә декоратив-кулланма иҗат буенча "Осталар остаханәсе" исемле республика бәйгесе оештырылды. Әлеге бәйгедә Мөслим балалар сәнгать мәктәбе укучылары да катнашты.

"Сынлы сәнгать бүлегендә шөгыльләнүче Розалина Борһанова - ll дәрәҗә лауреат, Айгөл Шаймөхәмәтова - l дәрәҗә лауреат (укытучылары - Илшат Ибраһимов), Иркә Галиева - l дәрәҗә лауреат, Рәзилә Ахунова - l дәрәҗә лауреат (укытучылары - Эльмира Галиева),
Регина Басырова - l дәрәҗә лауреат, Аделина Солтанова - l дәрәҗә лауреат (укытучылары - Гөлназ Талипова) исемнәренә лаек булдылар", - дип хәбәр итәләр безгә сәнгать мәктәбеннән.

 Фотолар - сәнгать мәктәбе архивыннан.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев