Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Өстәмә белем бирү

Республикакүләм ярышта беренчелекне яулаганнар!

Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең «Робототехника» берләшмәсендә шөгыльләнүче укучылар «Техно-игры 2.0» Республикакүләм ярышында җиңү яулаганнар.

1 март көнне Мамадыш шәһәрендә узган "Техно-игры 2.0" Республикакүләм ярышка 24 катнашучы килде. Бу ярышта Мөслим районы данын "Мәктәптән тыш эшләр" үзәгенең "Робототехника" берләшмәсенә йөрүче укучылар якладылар. Укучылар "Робототехника", "Мост Да Винчи", "Ракета очырту", "Драгстер", "Самолет очырту", "Лабиринт" номинацияларында көчләрен сынадылар. Номинацияләрдә җыйган очколарны кушу нәтиҗәсендә Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә шөгыльләнүчеләр беренче  урынга лаек булдылар.! Киләчәктә дә аларга уңышлар теләп калабыз, - дип язалар мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән.

Фото - мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев