Республика күләмендә җиңү яуладылар
Өстәмә белем бирү

Республика күләмендә җиңү яуладылар

Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә шөгыльләнүчеләр Республикада җиңүгә ирештеләр.

Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә эшләп килүче "Техник иҗат" һәм "ТехноEnglish" берләшмәсендә шөгыльләнүче укучылар "Яшь табигатьне саклаучылар - Эколятлар бәйрәме" Россиякүләм фестивальнең республика этабында "Иң яхшы экологик мультфильм" номинациясендә катнаштылар.

Митрофанов Даниил һәм Исхакова Айсылу үз яшьтәшләре арасында 1 урынны яулап, бәйгенең Рәсәйкүләм этабында катнашу хокукына ия булдылар.

Җиңүчеләрнең педагоглары - Аяз: Бәдртдинов, Эльза Шәймәрданова.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев