Республика этабында призлы урыннар алдылар
Өстәмә белем бирү

Республика этабында призлы урыннар алдылар

Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең «Башлангыч техник модельләштерү» берләшмәсе укучылары «Юность России» конкурсында җиңү яуладылар.

Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә эшләп килүче "Башлангыч техник модельләштерү" берләшмәсе укучылары Гүзәл Идиятуллина, Эвелина Исламова, Камил Исламов һәм  Рафаэль Смелов "Юность России" Бөтенроссия яшь фото яратучылар конкурсының республика этабында катнаштылар. Алар "Анималистика", "Табигать күренеше", "Архитектура һәм интерьер" номинацияләрендә призлы  урыннарга лаек булдылар. Укучыларның җитәкчеләре – өстәмә белем бирү педагогы – Кадрия Идиятуллина, – дип язалар мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән.

Фото – мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев