Өстәмә белем бирү оешмасына - экскурсиягә!
Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә беренче сыйныф укучылары өчен экскурсияләр оештырыла
- Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә бу көннәрдә "Ачык ишекләр" көне уздырыла. Беренче сыйныфка кергән укучылар белән очрашулар оештырыла. Лицейның 1А, 1Б сыйныфы, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең 1 А сыйныфы укучылары экскурсиядә булдылар.
Укучылар үзәктә булган берләшмәләр эшчәнлеге белән таныштылар, түгәрәкләрдә нәрсә белән шөгыльләнгәнне күргәзмә материаллар ярдәмендә күрделәр, кызыксындырган сорауларына җавап алып киттеләр, - дип хәбәр итәләр мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән.
Фотолар - мәктәптән тыш эшләр үзәге архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев