Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Өстәмә белем бирү

«Мир Scratch -2024» бәйгесендә катнаштылар

Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең «Робототехника» түгәрәге укучылары зур җиңүләргә ирештеләр.

 Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге үткәргән республикакүләм «Мир Scratch 2024»  конкурсына 16 белем бирү оешмасыннан 44 укучы эш тәкъдим иткән. 

- Әлеге  конкурста мәктәптән тыш эшләр үзәгенең «Робототехника» берләшмәсендә шөгыльләнүче балалар үзләренең эшләре белән катнаштылар. Бәйге нәтиҗәләре буенча "Моя игра в Scratch" номинациясендә Зөлфәт Тимергалиев беренче урынны яулады. "Мой герой в Scratch" номинациясендә Инсаф Камалетдинов шулай ук беренче урынга лаек булды. "Моя викторина в Scratch" номинациясендә Ярослав Арефьев беренче, Илья  Лошкарев өченче урынга ия булдылар, Никита Николаев “Творческий подход” граматасы хуҗасы булды. "Мой мир в Scratch" номинациясендә Ринат Латыпов икенче, Аида  Набиуллина өченче  урыннарны бүлештеләр. Тимур Шәмсиәхмәтовка  “Творческий подход” граматасы бирелде. "Моя сказка в Scratch" номинациясендә Ильдан Колесов өченче урынны яулады.  Аларны  җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз, – дип хәбәр итәләр мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән.

Фото – мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев