Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Өстәмә белем бирү

«Куркынычсыз юл» Республикакүләм бәйгесендә катнаштылар

Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә шөгыльләнүче укучылар «Куркынычсыз юл» VII Республикакүләм бәйгесенә эшләрен тәкъдим иттеләр.

Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең "ТехноEnglish" берләшмәсендә шөгыльләнүче  укучылар "Куркынычсыз юл" VII Республикакүләм бәйгесендә катнаштылар. Бәйгене Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге оештырды. Укучылар рәсем, мини-плакат, интерактив кроссворд номинацияләренә  эшләрен тәкъдим иттеләр. Зәринә Бәдретдинова,  Ранис Нәгыймов, Айсылу Исхакова II,  III  дәрәҗә дипломнар һәм грамоталар белән бүләкләнделәр. Укучыларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез, – дип язалар мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән.

Фото – мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев