Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Өстәмә белем бирү

«Кул эшләре иле» түгәрәге эшли

Үзәк китапханәдә оештырылган түгәрәктә уйлап табулар көненә багышланган чара үткәрелгән.

- Район үзәк китапханә базасында эшләп килүче «Кул эшләре иле» түгәрәге кысаларында балалар уйлап табулар  көненә багышланган «Балалар - уйлап табучылар" мәгълүмат сәгате уздырдылар. Яшь китап укучылар батут, кар машинасы, колакчыннар һәм башка күп нәрсәләрне кем һәм кайчан уйлап тапканнарын белер өчен виртуаль сәяхәткә чыктылар.  Балалар үзләренең фантазияләрен эшкә җигеп  теләсә нинди катлаулыктагы лего конструкторын һәм  фигураларны оста җыя алуларын күрсәттеләр, шулай ук микроскоп төзелешен өйрәнделәр, - дип язалар район үзәк китапханәсеннән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев