Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Өстәмә белем бирү

Интеллектуаль уенның район туры уздырылды

Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» интеллектуаль уенының район туры узды.


Уен укучыларны интеллектуаль-иҗади һәм фәнни-гамәли эшчәнлеккә җәлеп итү, стандарт булмаган фикерләү, логика һәм эрудицияне үстерү максатларында үткәрелә.

Интеллектуаль чара укучыларның үткән һәм хәзерге вакыйгалар һәм күренешләр турында төрле чыганаклардагы мәгълүматны анализлау сәләтен, тарихчылык принцибын үстерүгә  ярдәм итә.

Уенда районның урта мәктәпләреннән 4 команда катнашты: Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе, Мөслим гимназиясе, Мөслим лицее, Михайловка урта мәктәбе. Уен нәтиҗәләре буенча Мөслим гимназиясе җиңү яулады. Җиңгән команда уенның февраль аенда узачак Республика этабында катнашачак.

Фото - мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев