Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Өстәмә белем бирү

«Битва роботов» Республикакүләм ярышында катнаштылар

Яр Чаллы шәһәрендә уздырылган роботлар ярышында мәктәптән тыш эшләр үзәгендә шөгыльләнүчеләр дә катнашты.

- Яр Чаллы шәһәрендә узган "Битва роботов" Республикакүләм ярышына 9 шәһәр һәм районнардан (Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Актаныш, Азнакай, Минзәлә, Әгерҗе, Балык бистәсе, Мөслим) йөздән артык катнашучы килде. Бу ярышта Мөслим районы данын мәктәптән тыш эшләр үзәгенең "Робототехника" берләшмәсенә йөрүче укучылар якладылар.

Олы яшьтәгеләр группасында автоном роботлар категориясенда Камил Ситдиков 1 нче,  Ринат Латыпов 2 нче урынга  лаек булдылар. Идарә ителә торган роботлар арасында 2 нче урынны Камил Ситдиков яулады.

Кече яшьтәге катнашучылар группасында идарә ителә торган роботлар арасында 2 нче урынны Илья Лошкарев яулады.

Җиңүчеләргә грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.
Укучыларны ярышларга  әзерләгән өчен педагоглар Аяз Бәдртдинов һәм Лилия Бәдртдинова Рәхмәт хатына лаек булдылар, - дип хәбәр итәләр мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән.

Фотолар - мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев