Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Өлкән буын

- Хәрәкәттә – бәрәкәт, - дип яши 91 яшьлек әби

Гөлчирә Гыйззәтуллинага – 91 яшь, ә ул һаман да яшьләрчә җитез: гел хәрәкәттә, бер минут тик тормый.

Балачагы авыр сугыш елларына туры килсә дә, күңелендә ул шул чорның якты мизгелләрен генә саклый.

– Гаиләдә тугыз бала үстек. Әтиебез сугышка китте.

Әниебез тырышлыгы белән генә тугызыбыз да исән-сау калгандыр. Сугыш башланганда, без Казанның Юдино бистәсендә яши идек. Оекбаш-бияләйләр бәйли идем. 7 яшьлек бала ничек йон җегерләп бәйләгәндер, шуңа гаҗәпләнәм. Фронтка махорка тутыру өчен кечкенә капчыклар тегеп җибәрә идек. Мәктәпкә йөрергә кием юк.

Станциядә фронтка китүче солдатлар алыштырган киемнәрне җыеп, мәктәпкә барыр өчен күлмәкләр тегә идек, – ди Гөлчирә апа.

Кышын поезд рельсларын кардан чистартканнарын искә төшергәндә, бүген дә күзләренә яшь тыгыла  аның. 

Лилия Шәймиева

Фото – Гөлчирә Гыйззәтуллинаның шәхси архивыннан

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел, 12 апрель санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев