Файдалы очрашулар
Очрашулар

Файдалы очрашулар

Мөслим урта мәктәбенең 5а сыйныф укучылары белән китапханә хезмәткәрләре очрашу оештырган.

- Балалар үзәк китапханәсе хезмәткәре  Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең 5а сыйныф укучылары өчен «Гаилә – зур йорт учагы» дигән сыйныф сәгате үткәрде. Гаилә бер түбә астында яшәүче кешеләр генә түгел. Аларны мәхәббәт, дуслык, хөрмәт,  шатлык-сөенечләр, аңлашу, үзара ярдәмләшү берләштерә. Ныклы һәм тату гаилә булсын өчен  Гаилә традицияләре булырга тиеш. Китапханәче гаиләдә гомум кабул ителгән традицияләр турында сөйләде, ә балалар бу исемлекне үз гаиләләренең традицияләре белән тулыландырды.
Чарада "Әдәби диңгез буйлап бөтен гаилә белән" дигән китап күргәзмәсе дә оештырылды, - дип язалар балалар китапханәсеннән.

Фото -  балалар үзәк китапханәсеннән

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев