Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Милли йолалар

Уйната да, җырлата да, Биетә дә аулак өй! (фоторепортаж)

“Мизгел” яшьләр үзәгендә “Аулак өй-көрәш” төбәкара проекты кысаларында чара узды. Проектның максаты – милли мирасны баету һәм популярлаштыру, татарның үзенчәлекле мәдәниятен пропагандалау һәм саклау.

Чараны район Советының аппарат җитәкчесе Ринат Гарипов ачты. “Аулак өй-көрәш” проектының авторы Сәрия Закирова проектның максаты һәм бурычлары белән таныштырды.

– Проектның максаты – халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен яшь буынга тапшыру, җырлап-биеп аралашу һәм китап укучылар санын арттыру. Проектта укучыларның татар классикларының әсәрләрен ни дәрәҗәдә белүләре тикшерелә, – ди Сәрия ханым. – Бүген сайлап алу туры уза. Финалга чыккан укучыларга Арча районына бару мөмкинлеге һәм “Сәләт” лагерена юлламалар биреләчәк. Өлкәннәр Болгар шәһәрендә төрле өлкәләрдән килгән иҗади шәхесләр белән аралаша алачак.

Наилә Сәлахова

Наилә Сәлахова фотолары

Тулырак "Авыл утлары" газетасынының 2024 елның 26 гыйнвар санында укыгыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев