Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Милли йолалар

Питрау җәйне озата (+фоторепортаж)

Питрау – якыннарны берләштерүче бәйрәм.

 Яңы Усы авылында Питрау бәйрәме узды. Әлеге бәйрәмне усылылар гына түгел, ә бик күп райондашларыбыз көтеп ала. Бәйрәмдә керәшеннәр генә түгел, ә төрле милләт халыклары бергә матур итеп бәйрәм итәләр, күңел ачалар.

Яңа Усыга Питрау көнне бик күп кунаклар кайта. Шуңа да авылны узганда һәр капка төбендә кунак каршы алуларын, аларның үзара аралашып күңел ачуларын күрергә мөмкин. Ә Питрау мәйданы күптәннән кунакларны каршы алырга әзер иде.

– Безнең әби-бабайлар шушы авылдан. Ел саен сагынып, көтеп алып Питрауга кайтабыз, – ди Азнакәй шәһәренән Гүзәл Карятина. – Питрау – туганнарны, дусларны очраштыручы, күрештерүче искиткеч матур бәйрәм.  Рәхмәт авылдашларга, – ди.

Бәйрәмне быел эстрада җырчысы, автор-башкаручы Зиннур Сафиуллин алып барды. Бәйрәм тантанасы исә “Усыкай буйлары” фольклор ансамбленең “Кыз озату” йоласы белән башланып китте. 

– Питрау бәйрәме уңаеннан Яңа Усы авыл җирлеге исеменнән ихлас котлауларны кабул итегез. Җирлегебез быел да Сезне көтеп алды, хөрмәтле кунакларыбыз.. Барыгызга да сәламәтлек, имин көннәр, уңышлы еллар телим, – диде. Мөслим муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова да бәйрәм кунакларын сәламләде.

Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 21 июль санында

Фәридә Гайнетдинова

Фәридә Гайнетдинова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев