Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Милли йолалар

Кемгә мирас итәбез? (+фоторепортаж)

Түреш авылының Харрас чишмәсе янында кичке уен оештырылды.

Түреш авылы – табигатьнең иң матур почмакларының берсенә урнашуы белән генә түгел, халкының актив һәм кунакчыл булуы белән дә истә кала торган төбәк. Харрас чишмәсенә төшә торган мәйданчыкка олысы-кечесе, яше-карты җыелган иде. Биредә өлкәннәрне яшьлекләренә алып кайткан, яшьләргә милли гореф-гадәтләребезне тәкъдим иткән чара оештырылды. 
ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан китапханә һәм авыл клублары өчен республика күләмендә игълан ителгән “Уен-фест” бәйгесе кысаларында “Безнең яшьлек уеннары” дип аталган чара уздырылды. Анда Яңа Карамалы, Иске Карамалы, Әмәкәй, Мәлләтамак авылы һәм Тукай районы Мерәс авылы активистлары катнашты. Тумышы белән Карамалы авылыннан булып, Мерәс авылында гомер кичерүче Фәридә Әшрәфуллина шәхси күргәзмәсе белән килгән иде. Балалар бакчасында хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан Фәридә ханым кул эшләренә бик оста икән. Тегә, чигә, бәйли, курчаклар ясый, хәтта “Музей-чемодан” да алып килгән.  Авылдашлар, кайткан кунаклар аның кул эшләре белән таныштылар.
Эш башлар алдыннан безнең халык дога укый. Биредә чараны азан белән башлап җибәрделәр. Килгән кунаклар кичке уен формасында оештырылган күңел ачу чарасында халкыбызның онытылып бара торган җырлы-биюле уеннарын тәкъдим иттеләр. 
Әмәкәй авылында моннан 20-30 ел элек оешкан милли уен кораллары ансамбле вәкилләре бүген дә сафта. Алар татар халык көйләренә тезмә башкардылар. Иске Карамалы апалары өлкәннәре дә инде онытылып бара торган “Алтылы” биюен искә төшерделәр. Яңа  Карамалылар “Йөзек салу” уенын оештырып бик күпләрнең җырга, биюгә, шигырь сөйләргә оста икәнлекләрен дәлилләделәр. Мәлләтамактан килгәннәр “Капкалы” уйнаттылар, төрле кызыклы “җәзалар” биреп, уйнаучыларның күңелен күтәрделәр. Тукай районы кунагы Фәридә ханым элеккеге вакытта туйларда җырланган җырны башкарды.

Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 7 июль санында

Наилә Сәләхова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев