Мөслимлеләр – марафонда
Казан шәһәрендәге А. Пушкин исемендәге мәдәни үзәктә “Безнең Геройлар” Бөтенроссия иҗади музыкаль-әдәби марафонының чираттагы этабы узды. Әлеге чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган иде
Марафонның төп максаты – ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү, туган ил тарихына кызыксыну уяту һәм рус мәдәниятен популярлаштыру.
– Мөслим районы иҗат коллективлары һәм башкаручыларының чыгышлары тамашачылар һәм жюри әгъзалары тарафыннан җылы кабул ителде. Мөслимлеләрнең чыгышы Татарстанның төрле төбәкләреннән килгән профессиональ һәм һәвәскәр коллективларны бер сәхнәдә берләштергән зур мәдәни вакыйганың бер өлеше булды. Җырлар, нәфис сүз һәм биюләр аша бәйрәмдә катнашучылар батырлык, кыюлык, Ватанга мәхәббәт һәм халык традицияләренә хөрмәт турында сөйләделәр, – ди ТР “Рус милли-мәдәни берләшмәсе" төбәк иҗтимагый оешмасының Мөслим җирле бүлекчәсе җитәкчесе Галина Светлякова.
Мөслимлеләр югары дәрәҗәдә чыгыш ясаган. Тамашачыларны Михайловка мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Рябинушка” рус халык фольклор ансамбле (җитәкчесе – Фиалка Хафизова), Рус Шуган мәдәният йортының “Черемушки” вокаль ансамбле (җитәкчесе – Елена Борисова), Ташъелга клубында эшләүче “Дуслык” бию коллективы (җитәкчесе – Елена Ильина) үз осталыклары белән сокландырган.
Михайловка авылыннан Марат Вәлиев, Ташъелгадан Александр Булатов һәм Елена Ильина дуэты, шулай ук “Аргамак” ат спорты клубының тренеры Кирилл Петроченко чыгышларын тамашачылар көчле алкышларга күмгән. Михайловкадан Тамара Садыкова үзе иҗат иткән шигыре белән игътибарны яуласа, Рус Шуган авылыннан Наталья Шадрина укуындагы нәфис сүз күңел җылысы бүләк иткән. Иҗади программаны Галина Светлякова алып барган. “Әлеге чара бердәмлек һәм бөек Россия өчен горурлык бәйрәменә әверелде. “Безнең Геройлар” марафонында катнашучыларга һәм оештыручыларга – уңышлы чыгышлары өчен, ә районның мәдәният бүлеге методисты Роза Маракинага ихлас ярдәме өчен зур рәхмәт!” – ди Галина Светлякова.
Фото – Г. Светлякованың шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев