Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Тапкырлыкта көч сынаштылар (фоторепортаж)

Узган атнада Мөслимдә шаяннар һәм тапкырлар бәйгесе үтте.

Шаяннар һәм тапкырлар клубының республика лигасы бәйгедә катнашыр өчен командалар җыя. Шул максаттан бәйгенең район этабы редакторлары Мөслимгә килде. Өч көн дәвамында алар шаярту өчен темалар табарга, текстлар язарга өйрәтте. 17 апрельдә район яшьләре теманы ничек үзләштерүләрен гамәлдә күрсәтте. 

– Командалар белән бергә материал тупладык, шаярту өчен темалар уйладык, команданың стилен билгеләдек. Һәр команда үзенә таныш, күңеленә якын темаларга шаярта. Бүген алар тамашачылар алдында сынау тота, – ди ШТКның район этабы редакторы Владислав Шунский.

Шаярта белүдә, тапкырлыкта яшь чикләүләре юк. 25-30 яшьлек яшьләр белән беррәттән мәктәп укучылары, студентлар да тапкырлыкта көчен сынады. Бәйгедә биш команда катнашты. Алар үзләре белән таныштырды һәм көн кадагына шаяртырга тырышты. Уенчылар темаларны һөнәрләре, яшәү рәвеше һәм район тормышы белән бәйләде. Бәйгедә шактый үтемле фикерләр ишетергә туры килде. 

“Культурасы нинди, хезмәткәрләре шундый”, – дип үзләре белән таныштырган мәдәният хезмәткәрләре Рузәл Минһаҗев стилендә: 

– КВН уйнаучыларга авыр вакытлар җитте. Йөрәге кушканча, жюри әгъзаларының безнең командага 100әр балл өстәве сорала, – дип башлады да шунда ук: “Это была шутка! Әнә тәрбиячеләргә өстәгез: “садик” балаларыннан биш кенә көнгә булса да Казанга барып ял итеп кайтсыннар!” – дип, “төрттереп” куйды. Чыгышлары ахырында:

– Кызлар, борчылмагыз. Без җиңәчәкбез, чөнки жюридагыларның барысы да миңа бурычлы. Китапларыгызны кайчан китерәсез? – дип “мәсьәләне” кабыргасы белән куйды. Кызлар рэп стилендә җырлап та күрсәтте. 

Римма Афзалова

Лилия Шәймиева фотосы

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел 26 апрель санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев