Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Мәдәният

Районыбызның сәләтле балалары «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә чыгыш ясады!

Ике көн дәвамында барган сәнгать бәйсендә райондашларыбыз зур уңыш казанды

Районыбызның бертөркем сәләтле балалары Актанышның Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йортында "Созвездие-Йолдызлык" эстрада фестиваленең зона турында чыгыш ясады.

Ике көн дәвамында барган сәнгать бәйсендә райондашларыбыз зур уңыш казанды.

"Конферанс" номинациясендә:
Динә Ямалова, Искәндәр Закиров (җитәкчеләре - Ләйсән Замалова) - 1 урын;
Азалия Хәйруллина (җитәкчесе - Ләйсән Замалова) - 2 урын.

"Вокал-соло" номинациясендә:
Дияз Әхмәтҗанов (җитәкчесе - Илдар Сәгъдиев) - 1 урын:
Зәйнәп Галиева (җитәкчесе - Гүзәл Галиева) - 2 урын.

"Хореография" номинациясендә:
"Мизгел" (җитәкчесе - Ксения Нәбиева) - 1 урын;
"Йолдызчылар" ("Звездочки") (җитәкчесе - Ләйсән Исламова) - 2 урын;
"АссА" (җитәкчеләре - Ольга Нуруллина, Булат Солтанов) - 2 урын.

Балаларны, аларны бәйгегә әзерләгән педагогларны, әти-әниләрне ихластан зур җиңүләре белән котлыйбыз. Без сезнең белән горурланабыз.

Фотолар - "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең рәсми сайтыннан һәм район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев