Мөслимлеләр илебез башкаласына юл алды
Мәдәният

Мөслимлеләр илебез башкаласына юл алды

Мөслим мәдәният бүлеге хезмәткәрләре Мәскәүдә узачак халыкара күргәзмә форумында катнашачаклар.

 "Мөслим тугайлары" халык фольклор ансамбле һәм бер төркем районыбыз үзешчәннәре Мәскәүнең "Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе"ндә узачак "Россия" халыкара күргәзмә форумында катнашырга чакыру алды. Милли йолабыз "Каз өмәсе" белән алар Республикабызны тәкъдим итәчәк. Чара 2 декабрь көнне уза. Һәвәскәрләребезгә уңышлар теләп калабыз!, - дип хәбәр итәләр мәдәният бүлегеннән.

Фото - мәдәният бүлегеннән

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев