Мөслим халык театры Казанда!
Мәдәният

Мөслим халык театры Казанда!

Театрыбыз бик лаеклы чыгыш ясады.

16 ноябрь көнне Мөслим халык театры Казан шәһәре В.И.Ленин исемендәге мәдәният сараенда К. Тинчуринның "Зәңгәр шәл" спектаклен тәкъдим итте.

Тамаша «Идел-йорт-2022» театр коллективлары конкурсының соңгы, сайлап алу этабы кысаларында узды. Жюри тарафыннан конкурста барлыгы 200дән артык эш каралды. Сайлап алынган 12 театр коллективы 6 призлы урын өчен көрәшә.

Театрыбыз бик лаеклы чыгыш ясады. Артистларыбызга рәхмәт сүзләрен җиткерәбез һәм җиңү теләп калабыз! 

Мөслим мәдәният йорты архивыннан

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев