Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Мәдәният

Минзәләдә II Республикакүләм мәктәп театрлары фестивале узды

Фестивальдә Минзәлә, Мөслим, Актаныш, Тукай, Арча, Әгерҗе районнарыннан финалга чыккан мәктәп театры коллективлары катнашты

24-26 март көннәрендә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында Роберт Шәймәрдәнов исемендәге II Республикакүләм мәктәп театрлары фестивале уздырылды.

Фестивальдә Минзәлә, Мөслим, Актаныш, Тукай, Арча, Әгерҗе районнарыннан финалга чыккан мәктәп театры коллективлары катнашты. Фестивальнең онлайн сайлап алу турына республика мәктәп коллективларыннан 40 тан артык эш — балалар уйнаган спектакльләрнең видеоязмасы килгән. Жюри тарафыннан иң яхшы дип табылган 9 балалар театры коллективы фестивальгә чакыру алган.

Җиңүчеләр исемлегендә Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең "Асылташ" балалар театр коллективы (җитәкчесе - Синара Яббарова) да бар.

26 март көнне алар әлеге фестивальдә Кәрим Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар" спектаклен сәхнәләштереп күрсәттеләр, театр артистлары тарафыннан югары бәя алдылар һәм иң югары бүләккә - ГРАН-ПРИга ия булдылар.

Коллективка фестивальнең дипломы, Роберт Шәймәрдановның тормыш иптәше Гөлфәния ханым тарафыннан әзерләнгән бүләкләр һәм 25 меңлек сертификат тапшырылды.

Фотолар - Мөслим урта мәктәбеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев