Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Мәхәллә” һөнәрчеләрне барлый

ТР Мәдәният министрлыгы “Мәхәллә” иҗади киңлеге” проектына старт бирде.

Проект кул эшләренә осталарны барлау, халкыбызның мәдәни мирасын яңарту, аны бүгенге буынга җиткерүне бурыч итеп куя. Мөслим, Арча, Апас, Чүпрәле, Кукмара, Балык Бистәсе, Саба районнарының авыл мәдәният йортлары базасында уникаль арт-кластерга старт бирелде. Ул сынлы сәнгать һәм рәсем дәресләре, арт-коворкинг, тукучылар, чигүчеләр, киез басучылар, агачка уеп рәсем ясаучылар берләшмәләре һәм башкалар булырга мөмкин. 

Проектның максаты – “Мәхәллә” иҗат киңлеге аша этномәдәни күптөрлелекне, халык иҗатын, матди булмаган мәдәни мирасны, традицион гаилә-рухи кыйммәтләрен саклау һәм популярлаштыруга ярдәм итә торган мәдәни ял мәйданчыкларын үстерү.

– Проектта катнашу өчен авыл мәдәният йортларыннан килгән тәкъдимнәрне барладык. Алар арасында Салауз-Мухан мәдәният йорты тәкъдиме җиңеп чыкты, – ди район мәдәният йорты директоры урынбасары Алсу Баһауова. – Салауз-Мухан мәдәният йорты директоры Илмира Әюпова һәрвакыт эзләнүдә. Әлеге проектта катнашып, алар авылдашларын халыкка таныту һәм борынгыдан килгән һөнәрләрне яшь буынга тапшыруны максат итеп куя.

Фәридә Гайнетдинова

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 19 апрель 2024 ел саныннан укыгыз

Фото – Илмира  Әюпованың шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев