Мәдәният

Кушнаренко авылы гармун һәм баян моңнарына күмеләчәк

Көн дәвамында Үзәк мәйданда иҗат коллективлары чыгыш ясаячак, ә кичен Сабантуй мәйданында Татарстан һәм Башкортстан йолдызлары катнашында концерт-дискотека узачак. Төп кунак — Уфаның «Нур» театры

29 августта 15:00 сәгатьтә Башкортстанның Кушнаренко авылы Үзәк мәйданында «Гөлйөзем» гармун һәм баян фестивале узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге хәбәр итә.

Бәйрәм программасы:

14:30 - 15:00 – Кунакларны каршы алу. Интерактив фотозоналар, халык өчен актив уеннар һәм музыка коралларында уйнау буенча мастер-класслар.

15:00 - 15:20 – Театральләштерелгән пролог.

15:20 - 15:50 – Фестивальнең тантаналы ачылышы һәм бүләкләү тантанасы.

15:50 - 18:00 – «Гөлйөзем» гармун һәм баян фестивале. Концерт программасында Башкортстанның төрле почмакларыннан килгән иҗат коллективлары катнаша.

19:00 - 23:00 – «Матур ТВ» телеканалыннан концерт-дискотека. Башкортстан һәм Татарстан эстрадасы йолдызлары чыгышы (Үткәрү урыны: Кушнаренко авылының Сабантуй мәйданы).

Фестивальдә махсус кунак буларак Уфаның «Нур» дәүләт татар театры катнаша.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/baskortstannyn-kusnarenko-raionynda-goliozem-garmun-ham-bayan-festivale-uzacak-5928293

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев