Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Күпкырлы талант иясе

Мөслим төбәге күпкырлы та- лант ияләренә бай. Шундый шәхесләрнең берсе – 57 елдан артык мәдәният өлкәсендә хезмәт куйган, фидакарь эшчәнлеге өчен “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеменә лаек булган Фәнис Абдуллин.

1948нче елны күп шәхесләргә канат үстергән гүзәл табигатьле Яңа Сәет авылында дөньяга килә ул. Әтисе, музыкага булган хирыслыгын күреп, улына 4 сыйныфта укыганда ук тальян гармун алып бирә. 8 сыйныфны тәмамлаганнан соң Фәнис авылда эшкә кала, кичке урта мәктәпне тәмамлый. “Урожай” колхозында комсомол оешмасы секретаре вазыйфаларын башкара. Алабуга культура-агарту училищесының оркестр бүлеген тәмамлаган егет Мөслим мәдәният йортына баянчы булып эшкә кайта.
Тынгысыз, кызыклы хезмәт еллары башлана – ул оештырган халык уен кораллары оркестрының чыгышлары, мәдәният йорты каршында эшләүче театрда уйнап, онытылмас образлар тудыру, спектакльләр кую, сәнгать мәктәбендә баян-тальянда, курайда уйнау серләрен балаларга өйрәтү, ветераннарны туплау, ветераннар ансамбленең музыкаль бизәлешен булдыру, режиссерлык итү... 1986 елда оешкан “Мөслим тугайлары” халык фольклор ансамбле Фәнис абый җитәкчелегендә, 1990 елда Азәрбайҗанның Баку шәһәрендә үткән фольклор ансамбльләренең Бөтендөнья фестивалендә катнашып, лауреат исеме алды. “Мөслим тугайлары” – республика шәһәрләрендә, фестивальләрдә көтеп алынган кунак. 2021 елда, Мәскәү каласында һәвәскәр иҗат коллективлары арасында узган Россиякүләм конкурста гран-прига лаек булып, ансамбль өряңа киемле булды, уен коралларын яңартты. “Гармун”, “тальян” сүзләрен әйтү белән райондашларыбызның күз алдына иң элек Фәнис Абдуллин килеп
басадыр. 1970 елдан балалар сәнгать мәктәбендә хезмәт куя ул. Музыка, баян телләре серләренә Фәнис абыйларыннан өйрәнгән балаларның шактые мәдәният, сәнгать диңгезендә йөзә. Республика күләмендә узган “Уйнагыз, гармуннар” фестивалендә күп еллар дәвамында дипломант, “Халык җәүһәрләре” татар фольклор фестивале дипломанты, республикакүләм “Балкыш” фестивале лауреаты, Татарстан мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатын алу – юбилярыбыз өчен зур горурлык.
Зилина ханым белән ике балага гомер бүләк итеп, аларны җил-яңгыр тидерми тәрбияләп үстергәннәр. Фәнис ага күп еллар тормыш иптәшенә олы терәк булып, аны тәрбияләп яши. Актив тормыш алып бара, бүген дә яшьләргә файдалы киңәшләрен бирә, җирле мәдәният үсешенә үзеннән зур өлеш кертә.

ФОТО – “МӨСЛИМ-ИНФОРМ” АРХИВЫННАН.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев