Камал театры Минтимер Шәймиев юбилеена театраль күренеш әзерли
Мәдәният

Камал театры Минтимер Шәймиев юбилеена театраль күренеш әзерли

Бу хакта журналистларга театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев хәбәр итте.

Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең 90 яшьлек юбилее уңаеннан Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры махсус театраль күренеш сәхнәләштерә. Бу хакта журналистларга театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев хәбәр итте.

Фәрит Бикчәнтәев билгеләп үткәнчә, Минтимер Шәймиев — татар театры өчен мөһим шәхес, ул һәр премьераны да игътибар белән күзәтеп бара, ә Камал театры сәхнәсендә аеруча актив кунак булып тора. Спектакль юбилярга һәм республика халкына зур бүләк булачак.

Чыганак: Татар-информ

Фото: Татар-информ

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев