Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Йолдызлык» арт-резиденциясе татар телендәге беренче спектаклен Балтачта күрсәтте

«Созвездие – Йолдызлык» арт-резиденциясе татар телендәге беренче спектаклен күрсәтте. «Ерак йолдыз яктысы» – «Йолдызлык»ның бу сезонда күптән көтелгән премьерасы. Тарихи тамашаны беренчеләрдән булып Татарстанның Балтач районы халкы күрде. Премьера Балтач районы мәдәният йортында узды. 365 кеше сыйдырышлы зал тулы булган.

Спектакльне Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе гранты һәм аның рәисе Марат Әхмәтовның шәхси ярдәме белән тормышка ашырдылар, дип хәбәр итте оештыручылар.

Спектакльнең рус телендәге премьерасы арт-резиденциянең узган театр сезонында булды. Ул тамашачы мәхәббәтен яулады, театрның визит карточкасы булырга өлгерде, ди алар.

Спектакльнең нигезенә танылган татар шагыйре Хәсән Туфан тормыш юлының үзәк өзгеч язмыш тарихы салынган. Спектакльдә төп геройның һәм аның тугры хатынының бөек мәхәббәте күрсәтелә. Спектакльдә иң мөһим мәгънә катламнарының берсе – Хәсән Туфанның шигърияте, аның шигырьләре спектакль дәвамында яңгырыый. Хәзер тамашачы аларның тәрҗемәсен генә түгел, ә Хәсән Туфанның оригиналь текстларын да ишетә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев