Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Мәдәният

Илһам Шакировның тууына 90 ел тулу уңаеннан I ачык республика конкурсына йомгак ясалды

Чара кысаларында катнашучылар һәм аларның укытучылары өчен кызыклы осталык дәресләре оештырылды

Кичә Сарман балалар сәнгать мәктәбендә күренекле татар җырчысы Илһам Шакировның тууына 90 ел тулу уңаеннан яшь рәссамнарның «Илһам нуры» I ачык республика конкурсына йомгак ясалды."Чара кысаларында катнашучылар һәм аларның укытучылары өчен кызыклы осталык дәресләре оештырылды. Конкурс йомгаклары буенча рәсем бүлеге укучылары Ихсан Нәбиев (укытучысы - Эльмира Галиева) һәм Дании Митрофанов (укытучысы - Гөлназ Талипова) - 1 нче, ә Камилла Алмаева (укытучысы - Эльмира Галиева) 2 нче урынны яуладылар. Җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды", - дип хәбәр итәләр Мөслим балалар сәнгать мәктәбеннән.

Фотолар - Мөслим балалар сәнгать мәктәбеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев