Фоат Садриевның юбилей кичәсе
Тукай бүләге иясен Мөслимдә ничек котладылар?
З.Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында язучы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Татарстанның халык язучысы Фоат Садриевның юбилей кичәсе үтте.

Чара Фоат Садриевның “Таң җиле” әсәре белән башланды. Беренче булып тәбрикләү сүзләрен район башлыгы Альберт Хуҗин җиткерде. Ул язучыны шифаханәгә юллама һәм кышкы тәгәрмәчләр белән бүләкләде. ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Фоат Садриевка “Татар әдәбиятындагы зур казанышлары өчен” медален тапшырды.

Язучыны район җәмәгатьчелеге дә котлады. Азнакай районында яшәүче мөслимлеләр дә килгән иде. Бертөркем язучылар да изге теләкләрен җиткерде. Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге Фоат Садриевны шифаханәгә юллама белән бүләкләде. “Безнең мирас” журналы мөхәррире буларак, Ләбиб Лерон “ТАТМЕДИА” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәевның да котлауларын ирештерде.

Мөслим халык театры Ф.Садриевның “Җәмиләнең җенләнүе” комедиясеннән өзек күрсәтте. Әлмәт дәүләт драма театры да чыгыш ясады. Якташларыбыз, танылган җырчылар Алинә һәм Азат Кәримовлар матур җырларын бүләк итте.

Кичәне Фоат абыйның якыннары йомгаклады. Гомумән, бу көнне үзен мөслимле дип санаган һәркем Фоат Садриевка сәламәтлек теләп, аңа рәхмәтле булып һәм Мөслимнән булуы белән горурланып утырды.
Римма Афзалова репортажы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев