«Апуш» студиясе спектакле «Театральное Приволжье» театр фестивалендә I урын алды
«Апушның тылсымлы төшләре» спектакле «Театральное Приволжье» театр фестивалендә I урын алды.
«Бик көчле спектакльләр бар иде. Шуңа да бу җиңү бик кадерле», диде Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, «Апуш» студиясенең кураторы Гүзәл Сәгыйтова «Татар-информ» хәбәрчесенә.
«Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә Апуш ролен башкарган Əмир Исрафилов лауреат булган. «Музыкаль бизәлеш» номинациясендә дә «Апуш» җиңеп чыккан. Спектакльне композитор Зөлфәт Вәлиуллин бизәгән.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/apus-studiyase-spektakle-teatralnoe-privolze-teatr-festivalenda-i-uryn-aldy-5868860
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев