«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең суперфиналында -  «Йолдызчыклар»
Мәдәният

«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең суперфиналында - «Йолдызчыклар»

Казанның УНИКС концертлар залында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате фестиваленең суперфиналы узды.

18 апрельдә Казанның  УНИКС концертлар залында  «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXIV  ачык республика яшьләр фестиваленең суперфиналы узды.  “Йолдызчыклар” бию ансамбле  "Хореография" номинациясендә өченче урынга лаек булды.

Балалар ике ай эчендэ ике бию өйрәнеп, беренче тапкыр зур сәхнәдә чыгыш ясадылар һәм зур җиңүгә ирештеләр. Җитәкчеләре - Ләйсән Исламова.

 Фотолар - Фидания Шәймәрдановадан.

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев