Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кызыклы мәгълүмат

Кабыгы да файдалы

Җиләк-җимешнең кабыгын ташларга гадәтләнгәнбез, ә аларның кайберләрендә җимешнең үзендәгегә караганда да витаминнар күбрәк булуы турында белә идегезме?

 

 Мәсәлән, Канада галимнәре цитруслыларның кабыгында атеросклероздан саклаучы матдәләр барлыгын ачыклаган. Тагын кайсы җиләк-җимешнең кабыгын да ашарга ярый?

Әфлисун кабыгында эфир майлары, А, В, С, Е витаминнары, пектиннар күп. Әфлисун кабыгы бактерияләргә каршы тора,  ялкынсынудан саклый. Ул дерматит, экземаны дәвалый.

Лимон кабыгы С һәм Р витаминнарына бай. Аларның бергә туры килүе эшкә сәләтне арттыра, көч кертә, иммунитетны ныгыта.

Гранат кабыгы әчәклектә зарарлы микроблар үсешен туктата, ялкынсынуга каршы тора. Шуңа гранат кабыгы эч киткәндә файдалы. Аны чәйгә кушып пешереп эчәргә мөмкин. Гранат кабыгы төнәтмәсе белән чайкап, стоматиттан котылып була. Гранат кабыгы кушылган чәй тынычландыру үзлегенә ия.

Наилә Сәлахова фотосы


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев