Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кызыклы мәгълүмат

Имзаң нинди, холкың шундый

Паспортка дип төшкән фотоның матур һәм сыйфатлы булуы, имзаның үзенчәлекле булуы кирәк. Имза мәсьәләсенә аеруча иҗади якын килергә киңәш ителә – ул синең хакта башкаларга бик күпне сөйли ала...

Дөньядагы барлык имзаларны да ике төргә бүлеп карап була: ир-ат һәм хатын-кыз култамгалары. Ир кешеләр еш кына басынкы, көчле, вакыты белән хәтта бераз һавалы, ә гүзәл затлар нәфис, нәзакәтле һәм үзенчәлекле култамгалар сайларга тырыша икән.

Психологлар имзадагы һәр хәреф, һәр билге һәм сызык хуҗасының холкы турында сөйли, ди. Әйтик, имзадагы очлы башлы хәрефләр яки почмаклар кешенең авыр холыклы булуын, бәхәсләшергә яратуын дәлилли. Ә түгәрәк башлы, бер-берсенә йомшак кына керешеп китә торган хәрефләр имза иясенең нечкә күңелле, аралашучан һәм бик ягымлы булуын аңлата.

Култамганың күләме, хәрефләрнең зурлыгы да мөһим роль уйный икән. Мәсәлән, имзаның озынлыгы – уйлап эшләү күрсәткече.

Хәрефләрнең үзара гармониядә һәм симметриядә урнашуы кешенең ышанычлы булуын һәм башкаларда да шушы сыйфатларга өстенлек бирүен ассызыклый икән. Имзадагы хәрефләрнең армия сафларындагы хәрбиләр кебек басып торуы кешенең берьюлы берничә әйбергә игътибар туплый алмавын дәлилли.

Ятып торган хәрефләр киң масштабта, системалы рәвештә фикер йөртү сәләтен күрсәтә. Имза белән бәйле тагын бер кызыклы факт бар: хәрефләрнең бер юлга сыймыйча, биешеп йөрүләре кешенең көчле рухлы һәм темпераментлы булуын аңлата.

Фото - Татар-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев