Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кызыклы мәгълүмат

Ел саен туй

Бәхетле парлар гомер буена 28 тапкыр туй уздыры ала икән.

Өйләнешкән көн – яшел туй. 1 елдан – ситсы туй. Яшьләр тормышына ситсы гадилеге кергән дип санала. Бу көнне яшь хатын гади ситсы күлмәк кия. Яшьләр бер-берсенә ситсы кулъяулыклар бирешә. 2 елдан – кәгазь, 3 – күн, 4 – җитен, 5 – агач, 6 – чуен, 7 – бакыр (ир-хатын бакыр тәңкәләр алыша), 8- калай (кунаклар калай-савыт бүләк итә), 9 ел – фаянс туй.

10 ел – розалар көне. Туйга кунаклар розалар белән килергә тиеш. 11 – корыч, 13 – челтәрле яки ландыш туй, 14- агат, 15- пыяла туй (гаиләдә мөнәсәбәтләрне пыяла кебек чиста итеп сакларга кирәклеген искәртә).

20 елдан – фарфор туй. Өстәлдә яңа фарфор савыт-саба торырга тиеш.

25 – көмеш туй. Аңа бар туганнар да чакырыла. Алтын балдак янындагы бармакка көмеш йөзек кияләр.

30 елдан – энҗе туй.

35 елдан – киндер туй. Киндер эскәтер, сөлгеләр бүләк итәләр.

36 ел – алюмин туй.

40 – рубин туй. Рубин ташлы йөзек бүләк итәләр.

45 елдан – сапфир туй.

50 – алтын туй. Парлар алтын балдакларын яңага алыштыралар.  Иске балдакларны яңа өйләнешергә җыенган балаларга бүләк итәләр.

60- ел – бриллиант туй.

65 елдан – тимер туй.

67 елдан – таш туй.

70 елдан – рәхмәт туе.

75 елдан – таҗ туй.

Фото - ГХАТ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев