Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Бәйгеләр

«Мизгел” яшьләр үзәгендә шаяннар һәм тапкырлар бәйгесе үтте

Анда 6 команда катнашты

Командалар татар һәм рус телләрендә чыгыш ясады. Татар телендә чыгыш ясаучылар арасында беренче урынны яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлегенең “Яббаров оныклары” командасы алды. Политехник техникумның “Иванай борчаклары” командасы икенче урынга лаек булды.

Рус телендә чыгыш ясаучылар арасында балалар бакчалары хезмәткәрләреннән торган “Детсот” командасы җиңү яулады. Район хастаханәсенең “Люди в масках” командасы – икенче, Яңа Усы авылының “Усы решалочки” кызлары өченче урынга чыкты. Район мәдәният бүлегенең “Иҗат шаукымы” командасы гран-прига лаек булды.

“Детсот” һәм “Иҗат шаукымы” командаларының тапкыр мәзәкләре иң яхшы шаярту буларак билгеләп үтелде. “Иҗат шаукымы” командасыннан Гөлфинә Шәйгарданова, “Детсот”тан Айгөл Юнысова, “Яббаров оныклары”ннан Инсаф Фәрхетдинов һәм Марат Исламов “Иң яхшы актер” исемен алды.

Римма Афзалова репортажы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев