Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Республикакүләм фестивальдә катнашалар

Мөслим лицее һәм Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең кечкенә артистлары I республика фестивалендә катнашалар.

Казан шәһәрендә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 90 еллыгы уңаеннан мәктәп һәм гаилә театрларының I республика фестивале уздырыла. 17 һәм 20 октябрь көннәрендә мәртәбәле жюри коллективларның 100 дән артык чыгышын карый, аларга бәя бирә.

Бәйгедә Мөслим лицеенда эшләп килүче “Күңелле сәхнә” түгәрәгендә шөгыльләнүче балалар Т.Миңнуллинның “Кайда хаклык, кайда дөреслек?” әсәрен сәхнәләштерделәр. Түгәрәк җитәкчеләре - Эльвера Ситдыйкова, Чулпан Ситдыйкова.

"Театр артистлары балалар һәм яшүсмерләр өчен "Татар теле – сәхнә теле" дип аталган кызыклы һәм үзенчәлекле спектакль-дәрес тәкъдим итте. Соңыннан якташ артистларыбыз белән аерым да очрашып, истәлеккә фотога төштек", - дип хәбәр итә түгәрәк җитәкчесе Эльвера Ситдыйкова.

20 октябрь көнне Г.Тукай исемендәге урта мәктәптә эшләп килүче "Асылташ" балалар театрының кечкенә артистлары җитәкчеләре Синара Яббарова белән берлектә Р.Фәизовның "Саодака" пьесасы буенча куелган спектаклен жюри хөкеменә тәкъдим итәчәк. Бүген коллектив спектакльне мәктәп укучыларына күрсәтте.

Фестиваль-конкурсның максаты - артистларыбыз белән якыннан таныштыру, шул рәвешле милли театр сәнгатенә кызыксыну уяту, яшь буында туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү. Фестиваль 2 ноябрьдә гала-концерт белән тәмамланачак. Җиңүчеләрне Тинчурин театры шефлыкка алачак.

 Фотолар - Мөслим лицее һәм Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев