Кичә Әлмәт шәһәрендә республикакүләм «Татар кызы» бәйгесенең финалы булды
3 сайлап алу турын уңышлы узган Камилә Минһаҗева Мөслим данын яклап финалда катнашты һәм «Уңган кыз» номинациясендә җиңү яулады
Ике атна дәвамында 11 кыз бәйгегә әзерләнде: иң яхшы хореограф, вокал, сәхнә сөйләме осталары белән эшләде, экскурсия, мәдәни чараларга йөрде, ә финал сәхнәсендә алар үзләренең белем күнекмәләрен, ижади мөмкинлекләрен, милли традицияләргә тугрылыгын һәм шәхси үсеш дәрәҗәсен тәкъдим иттеләр.
"Элекке укучым Камиләнең бөтен чыгышлары затлы, зәвыклы, сокланырлык булды. Үзен тотышы ук аерылып торды. Сөйкемлелеге, шул ук вакытта татар кызларына хас тыйнаклыгы белән үзенә каратып торган укучым сәхнәләштерелгән күренешләрдә дә төп рольне башкарды, сөйләме бик матур, эшкәртелгән. Горурланып кайттык", - дип яза безгә укытучысы Эльмира Тимергалиева, фотолар һәм видеолар белән уртаклаша.
Балтач районыннан Динә Зарипова бәйгенең җиңүчесе дип игълан телде һәм милли хәситә, калфак һәм 100 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде. Ул «Татар кызы» бәйгесенең октябрь аенда Төркмәнстанда узачак дөньякүләм этабында Татарстан данын яклаячак.
Фотолар, видеолар - Гөлнара Минһаҗева, Эльмира Тимергалиева, Роза Маракина, "Интертат".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев