Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

“Яшел ут” бәйгесе үтте

Балалар бакчалары тәрбиячеләре бакча эшчәнлеге конкурсында ярыштылар.

Мөслимнең “Күбәләк” балалар бакчасында “Яшел ут” бәйгесе үтте. Биредә район үзәгендәге балалар бакчалары ике номинациядә үзләренең осталыкларын сынады. Бәйге “Иң яхшы балалар бакчасы” һәм “Иң яхшы тәрбияче” критерийлары буенча бәяләнде. Өч этапта тәрбиячеләр бакча эшчәнлегендәге балалар белән кулланган алымнары турында сөйләделәр. Шулай ук төрле уеннар, күрсәтмә чыгышлар аша үзләренең һөнәрләренең нечкәлекләрен күрсәттеләр.
Жюри беренче урынны “Миләшкәй” балалар бакчасына бирде. Икенче урында – “Ләйсән”, өченче урында – “Кояшкай” балалар бакчасы.
Тәрбиячеләр арасында беренче урынга “Ләйсән” балалар бакчасыннан Айгөл Юнысова лаек булды. Икенче урында – “Күбәләк” балалар бакчасыннан Нәфисә Хәлиуллина, өченче урында “Карлыгач” балалар бакчасыннан Рәзилә Монасыйпова.
Беренче урын яулаган балалар бакчасы бу көнне бәйгедән күпфункцияле җайланма белән кайтып китте. Икенче урында калган бакча – принтер, өченче урындагылар портатив колонка белән бүләкләнде. 
Иске Карамалы авылының “Кояшкай” балалар бакчасына, иң актив авыл бакчасы буларак, автокресло бирелде. 
Җиңүчеләргә дә, катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Лилия Шәймиева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев