«Ел укучысы», «Мөслим егете», «Мөслим кызы» титулларын кемнәр алды?
Традиция буларак, Сабантуй сәхнәсендә зур уңышларга ирешкән мәктәп укучылары да бүләкләндәе.
Мәгариф учреждениеләрендә ел дәвамында «Мөслим егете. Мөслим кызы» муниципаль проекты тормышка ашырыла. Сәләтле балалар белән эш нәтиҗәсе буларак, уку елы ахырында «Ел укучысы» ачыклана. Быелгы Сабан туе сәхнәсендә бертөркем шундый укучыларга истәлек бүләкләре бирелде.
Мактаулы титулларны игълан итү – һәрвакыт дулкынландыргыч мизгелләр бүләк итә.
"Ел укучысы – 2025" исеменә Мөслим гимназиясеннән Азалия Габидуллина лаек булды.
Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе укучысы Ринат Мәкъсутов "Мөслим егете – 2025", Мөслим лицееннан Азалия Хәйруллина "Мөслим кызы – 2025" титулына ия булдылар.
Римма Афзалова фотолары һәм видеолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев