Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

«Ел гаиләсе» конкурсының җиңүчеләре

Мәскәүдә «Ел гаиләсе» Бөтенроссия конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

2023 елның 17 октябре көнне  "Ел гаиләсе" Бөтенроссия конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Аны Россия Хезмәт министрлыгы белән балаларга ярдәм фонды берлектә үткәрделәр. Кичә Мәскәүдә, «Алтын боҗра» милли халык музыкасы һәм җыр театрында илебезнең төрле төбәкләреннән 84 гаилә җыелды. Быел алар «Күп балалы гаилә», «Яшь гаилә», «Авыл гаиләсе», «Традицияләрне саклаучы гаилә», «Алтын гаилә» номинацияләрендә иң яхшылар дип танылды.

Татарстан Республикасын әлеге конкурста Мөслим муниципаль районыннан «Яшь гаилә» номинациясендә җиңгән Айрат һәм Айгөл Шәйгардановлар гаиләсе тәкъдим итте.
Ихластан Шәйгардановлар гаиләсен җиңүләре белән тәбрик итәбез! Бәхетле матур тормыш, киләчәкта дә уңышлар телибез!
Бәйрәм кичәсенең видеоязмасын  26 ноябрьдә, Әниләр көнендә, ОТР каналында күрә аласыз, - дип хәбәр итәләр ГХАТ бүлегеннән.

Фотолар - ГХАТ бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев