Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

“Буыннар бәйләнеше” республика шахмат турниры

Мөслимлеләр Чаллы шәһәрендә узган «Буыннар бәйләнеше » шахмат турнирында катнаштылар

Өлкәннәр бер генә чарадан да читтә калмый. 11 апрельдә Чаллы шәһәренең “Этюд” спорт мәктәбе базасында шахмат буенча “Буыннар бәйләнеше” республика турнирының 2нче этабы узды. Ул “Спорт – тормыш нормасы” федераль проектын һәм “Бердәм Россия” сәяси партиясенең “Өлкән буын” федераль партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасында үткәрелә.

2нче этапта Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Тукай районнарыннан һәм Яр Чаллы шәһәреннән 5 гаилә командасы катнашты. Мөслим районын Галиевлар гаиләсенең династиясе тәкъдим итте: бабасы - Галиев Кәрим, кияве - Габидуллин Рафис һәм оныгы - Габидуллин Камил. Гомумкоманда зачетында команда 4 нче урынны алды, ә Габидуллин Камил үз яшь төркемендә 2 нче урынны яулады.
Җиңүчеләр 25 апрельдә Казанда узачак финалда катнашачаклар.


 Наил Хамматуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев