Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Бәйгегә йомгак ясалды

9 август - Бөтендөнья китап сөючеләр көне уңаеннан кичә редакциябездә бик матур чара уздырдык.

Узган ел "Авыл утлары" газетасында шәхси эшмәкәр Рамил Дәүләтов белән берлектә игълан иткән бәйгегә йомгак ясалды. 11 ай буена барган "Китап - белем чишмәсе" конкурсында барлыгы 19 катнашучыдан 37 җавап алынды. 

Бәйгедә җиңү яулаган Илүсә Исламова (Баланлы), Адилә Хөсәенова (Мәлләтамак), Лиза Шакирҗанова (Мөслим), Нурия Шәрифуллина (Иске Чакмак), Розалия Миргалимова (Метрәй), Роза Маракина (Мөслим), Рәзинә Исламова (Мөслим), Айгиз Кашапов (Дусай), Асылъяр Хәсәнова (Вәрәшбаш), Чулпан Минһаҗетдинова (Михайловка), Гөлшат Солтановага (Мөслим) редакциябезнең бүләкләре һәм дипломнары тапшырылды. Абсолют җиңүче Апаста узачак "Әдәби Сабантуй"га бару хокукына ия булды.

- Чарага зур дулкынлану белән килдем. Ник дисәгез, анда китапны "су урынына эчүчеләр", туган телебезне "энәсеннән җебенә кадәр" белүче , аңлаучы тел белгечләре җыелачак иде. Шулар арасында үзем дә булу, әлбәттә, әйтеп бетергесез зур куаныч! Көч сынашу 2022 елның сентябреннән башланды. "Авыл утлары" газетасында сораулар урнаштырылып барды. Һәр айның иң күп балл җыючысы конкурсны оештыручылар кулыннан үзе сайлап алган китап белән бүләкләнде. "Акыллылар ярышы"на әйләнгән йомгаклау чарасы конкурсантларның чыннан да бик гыйлемле, кызыксынучан булуларын күрсәтте. Мөслим матбугат үзәге һәм Рәмилә ханым Дәүләтова әзерләгән сораулар районыбызның тарихына, бүгенгесенә, әдипләр һәм китапларга, тел үзенчәлекләренә багышланган иде. Әлбәттә, үзен хөрмәт иткән, ватанпәрвәр булган кеше боларның барысын да белергә, белү генә дә түгел , ә балаларына, оныкларына да тапшырырга тиеш. Бәйгене әзерләүчеләрнең дә максатлары шул иде. Эзләнергә, уйланырга, укырга, үз фикереңне төгәл итеп җиткерә белергә чакыра торган мондый чаралар алда да булып торсыннар. Ә мин сезне китаплар белән дус булырга һәм районыбызның йөзек кашы булган "Авыл утлары" газетасына язылырга чакырам, - дип, тәэсирләре белән уртаклашты үзенең сәхифәсендә Илүсә ханым.

Рәмилә Сәләмова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев