Көннәр якты булсын өчен әни кирәк!
«Мөслим-информ» әниләр көненә конкурс игълан итә
Тиздән иң матур һәм иң кадерле бәйрәм – Әниләр көне җитә. Шул уңайдан Мөслим-информ бәйге игълан итә.
Гомер бүләк иткән, тәрбияләп үстергән газиз әниләребез турында эссе, мәкалә язарга чакырабыз. Сезнең язмалар Мөслим-информның социаль челтәрләрдәге төркемнәрендә урын алачак. Иң матур язмаларны бүләкләр көтә. Моннан тыш алар “Авыл утлары” газетасының Әниләр көненә багышланган санында дөнья күрәчәк. Язма белән бергә әниегезнең фотосурәтен дә җибәрегез.
Язмаларны 20 ноябрьгә кадәр кабул итәбез. Бәйгегә йомгак Әниләр көне алдыннан – 27 ноябрьдә ясалачак.
Нет комментариев