Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Хатынын кыйнаган

Тән җәрәхәтләре ясауда гаепләнүче 50 яшьлек ир-ат Мөслим районы мировой суды алдына басачак.

Мөслим районы прокуратурасы 50 яшьлек мөслимлегә карата җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Ул Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 112 маддәсе 1 бүлегендә каралган җинаять кылуда гаепләнә. Ир-ат явыз ният белән уртача авырлыктагы куркыныч булмаган һәм РФ ҖКның 111 маддәсендә каралган нәтиҗәләргә китермәгән, әмма сәламәтлекнең озак вакытка какшавына сәбәп булган зыян салган. 

– Тикшерү версиясе буенча, 2023нче елның 30 июнендә 20.00 сәгать тирәсендә эш фигуранты, йортында бәхәс чыгып, уң кулы белән хатынын чәченнән сөйрәп идәнгә ега. Гаепләнүче хатынының битенә һәм башына кимендә 5 тапкыр суккан, – ди район прокуроры урынбасары Линар Әскаров. 

Нәтиҗәдә, зыян күрүче тән җәрәхәтләре ала, гаепләнүче аңа уртача авырлыктагы зыян китерә. Хатын-кыз өч атнадан артык дәваланырга мәҗбүр була. 

Тикшерү барышында эш фигуранты гаебен тулысынча таныды һәм тәүбә итте. Хәзерге вакытта җинаять эше Мөслим районы мировой судында карала.

Фото - Татар-информ архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев