Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Талауда гаепләнә

Мөслим районы прокуратурасы 41 яшьлек мөслимлегә карата җинаять эше буенча гаепләү актын раслады.

Ир-ат РФ Җинаятьләр кодексының 161 маддәсе 2 өлешенең “г” пунктында каралган җинаять кылуда гаепләнә (кеше тормышы һәм сәламәтлеге өчен зыянлы булмаган көч куллану куркынычы белән талау, ягъни чит мөлкәтне ачыктан-ачык урлау).
Тикшерү версиясе буенча, 2023нче елның 28 мартында якынча 11 сәгать 05 минутта эш фигуранты “Агроторг” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Мөслим авылының Шашин урамындагы “Пятерочка” кибетенә килә.
– Ир-ат, көч куллану белән янап, кибеттән 0,7 литр күләмендә 340,69 сумлык  һәм 0,5 литр күләмендә 244,43 сумлык ике төр спиртлы эчемлек урлый, – ди район прокуроры урынбасары Линар Әскаров.
Гаепләнүче гаебен тулысынча таныды, кылганнарына үкенде. Җинаять эше Мөслим районы судына җибәрелде.

Фото – “Татар-информ” архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев