Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Район суд приставлары эшчәнлегендә яңалыклар

1 декабрьдән суд приставлары алдан язылу буенча кабул итәчәкләр. Район халкы кабул итүгә алдан язылырга кирәклеген белергә тиеш

Суд приставлары эшендә нинди яңалыклар бар?

Беренчесе - алимент түләтү буенча онлайн консультацияләр саны арттырылды. 

2 ел элек Федераль суд приставлары хезмәтенең Баш идарәсе айга 1 тапкыр – айның беренче җомгасында онлайн кабул итүләр үткәрү практикасын кертте. 1 декабрьдән онлайн  кабул итү һәр җомга көнне үткәрелә башлый.

Кабул итүгә түбәндәге телефон аша язылырга мөмкин: 8(843)514-92-21, 8(843)514-92-02, шулай ук Telegram, ВКонтакте, Онкоклассники социаль челтәрләре аша «Татарстан Республикасы буенча Россия ГУФССП» дигән бердәм исем белән язылып була.  

Икенче яңалык - 1 декабрьдән Мөслим районы суд приставлары бүлегендә дә алдан язылу буенча кабул итү кертелә. Кабул итү көннәрендә - сишәмбе һәм пәнҗешәмбедә  башкаручы пристав яки бүлек начальнигы консультациясен алу өчен алдан кабул итүгә язылырга кирәк.

Моның өчен Баш идарәнең рәсми сайтында  язылырга мөмкин. Язу өчен сайтның төп битенә кереп, «кабул итүгә язу» бүлеген сайларга, датаны күрсәтергә кирәк. Дата күрсәтелмәсә буш вакыт автомат рәвештә билгеләнә. Аннары күрсәтелгән электрон почта адресына талон-раслау күчермәсе җибәреләчәк. Кабул итүгә килгәндә  паспорт һәм талон-раслауны күрсәтергә кирәк.

Кабул итү сишәмбе көнне 9:00дән 13:00гә кадәр һәм пәнҗешәмбе көнне 13:00дән 18:00гә кадәр бара, -  ди Мөслим районы суд приставлары бүлеге башлыгы Ренат Шәрәпов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев