Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Кеше һәм закон

Гаепләү акты нигезендә Рф Җинаятьләр кодексының 104.1 маддәсе буенча милекне конфискацияләү, ягъни аны мәҗбүри рәвештә тартып алу һәм дәүләт милкенә тапшыру каралган

Транспорт чарасы да конфискацияләнергә мөмкин

Конфикация куллану хөкем ителүченең тормыш шартларына, матди һәм гаилә хәленә бәйле түгел. 

Транспорт гаепләнүченеке булса һәм ул аны РФ Җинаятьләр кодексының 264.1, 264.2 яки 264.3 маддәләрендә күрсәтелгән җинаятьләрне кылганда кулланса (административ җаваплылыкка тартылган зат буларак, транспорт белән спиртлы эчемлек кулланган хәлдә идарә иткән өчен һәм хөкем ителгән зат булганда; административ җәзага тартылган һәм транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән зат юл йөрү кагыйдәләрен бозган очракта; транспорт белән идарә итү хокукыннан мәүрүм ителгән һәм административ җәзага тартылган яисә хөкем ителгән зат транспорт белән идарә итсә), әлеге транспортны конфискацияләү җинаятьчел-хокукый характердагы чара булып тора. 
 
Хөкем карары чыкканчы транспортны сатып җәзадан котылып булмый, бу очракта дәүләт кеременә сатудан кергән акча да конфискацияләнә. 
 
РФ Гаилә кодексының 34 маддәсе нигезендә, транспорт ир белән хатынның никах чорында сатып алынган уртак милке булуга карамастан, аны конфискацияләүгә киртә була алмый. 
 
– Транспорт башка ир яисә хатын акчасына сатып алынган очракта да, никах килешүендә әлеге милек турында күрсәтелгән булып та, гаепләнүченең законлы хатыны буларак, машинаны теркәү документларында милек хуҗасы буларак гаепләнүченең тормыш иптәше күрсәтелгән очракта да конфискацияләү мөмкин, – дип хәбәр итә район прокуроры урынбасары Линар Әскаров. 

Фото – Татар-информ архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев