Эчү юньлегә илтми
Алкогольле эчемлекләр кулланган хәлдә транспорт белән идарә иткән 43 яшьлек райондашыбыз җаваплылыкка тартылды
Мөслим районы прокуратурасы райондашыбызга карата дәүләт гаепләвен яклады. Суд ир-атның РФ Җинаятьләр кодексының 264.1 маддәсенең 1нче өлеше буенча (алкогольле эчемлекләр кулланган хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартылган килеш, спиртлы эчемлекләр кулланып автомобиль белән идарә итү) җинаять кылуда гаепле булуын таныды.
Судта Мөслим авылында яшәүче гаепләнүченең 2026нчы елның 16 июлендә 22.00 сәгатьтән соң, алкогольле эчемлекләр кулланып транспорт белән идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартылып та, тиешле нәтиҗә ясамавы, аек булмаган хәлдә янәдән рульгә утыруы билгеле булды. Ул Мөслим авылының Тукай һәм М. Гафури урамнары киселешендә юл хәрәкәте иминлеге буенча дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана. Ир-ат гаебен таныды.
– Дәүләт гаепләүчесе фикерен исәпкә алып, суд тарафыннан гаепләнүче 2 ел дәвамында транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителеп, аңа 240 сәгать мәҗбүри эш билгеләнде. Гаепләнүченең "Лада" автомобиле дәүләт кереме итеп конфискацияләнде, – ди Мөслим районы прокуроры ярдәмчесе Илвир Бәхтиев.
Фото – Татар-информ
Нет комментариев