Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Бурычларыңны түлә дә, тынычлап йокла

Тиешле түләүләрне вакытында башкармасаң, суд приставлары ишек шакырга мөмкин. Җирлегебездә яшәүчеләр арасында бурычлылар күпме? Хокук бозучыларга нинди җәза бирергә мөмкиннәр? Әлеге һәм башка сорауларга суд приставлары федераль хезмәтенең Мөслим районы бүлеге җитәкчесе Ренат Шәрапов җавап бирде.

– Ренат Шәүкәтович, 2023 ел эчендә районда җыелган бурычлар күпме?

– Агымдагы елның җиде аенда 1342 башкарма производство тормышка ашырылды һәм шул исәптән райондашларыбыздан 41 миллион 402 мең сум бурычлар җыелды

. – Күп кеше чит илгә сәяхәткә барырга ярата. Көзге чорда ничә райондашыбыз чит илгә чыга алмаячак?

– Җиде ай эчендә Мөслим районында яшәүчеләрнең чит илләргә чыгуын вакытлыча чикләү турында 2543 карар чыгарылды.

 – Кайсы очракта бурычлы чит илгә чыга алмый?

– Алимент, мөлкәти һәм мораль зыян буенча бурычлы гражданнарга төзелгән башкарма производство суммасы 10 мең сумнан артып китсә, гражданин чит илгә чыга алмаячак.
 – Ренат Шәүкәтович, бурычны түләтү буенча тагын нинди чаралар кулланыла?

– 17 мөслимленең транспорт белән идарә итү хокукы чикләнде, аларның барысы да – алиментлар буенча бурычлылар. Социаль әһәмияттәге эшләр арасында балалар хокукларын тәэмин итү белән бәйле башкарма производстволар аерым урын алып тора. Быел җиде ай эчендә бурычлылардан 1 489 680,68 сумлык бурыч җыелды.Тагын бер мөһим мәсьәлә – хезмәт хакы буенча бурычларны түләтү.  Район суд приставлары тарафыннан кабул ителгән чаралар нәтиҗәсендә эш бирүчеләрдән 605,5 мең сум бурыч түләтелгән.

– Мөлкәт белән бәйле эшләр саны күпме?

– 2023 елның җиде аенда район суд приставлары тарафыннан 4 миллион 245 мең сумлык 77 мөлкәт арестланды. Транспорт чараларын, шулай ук бурычлыларга караган күчемсез милекне теркәү буенча гамәлләр үткәрүне тыю турында 1624 карар чыгарылды.

Тагын бер яңалык – ясалма интеллект. Полина исемле бот гражданнар белән аралаша башлады. Бурычны түләргә мөмкин булган реквизитларны да Полинадан сорарга мөмкин.

Фото - суд приставлары хезмәте архивыннан

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 15 сентябрь санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев