Кеше һәм закон

410 мең сум бурычын түләмәгән өчен, бер ир-атның машинасын штрафстоянкага озатканнар

Суд приставлары белән берлектә үткәрелгән рейд вакытында Kia йөртүчесенең әҗәте ачыкланган, тагын ике кеше исә урында ук 497,5 мең сумлык бурычын каплаган

410 мең сум бурычын түләмәгән өчен, Казанда яшәүче ир-атның машинасын штрафстоянкага озатканнар.

Казан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, закон бозучыны суд приставлары белән берлектә үткәрелгән рейд вакытында тотканнар. Дистәләгән автомобильне тикшергәннәр. Kia автомобиленең йөртүчесе инспекторларның игътибарын җәлеп иткән - аның 410 мең сум бурычы булган. Ир-ат әҗәтен урында түли алмаган һәм машинасын штрафстоянкага озатканнар.

Рейд вакытында тагын ике машина йөртүчене тотканнар, әмма алар бурычларын урында ук түләгән. Аларның гомуми бурычы 497,5 мең сум тәшкил иткән, шуның 130 меңе – юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/u-voditelya-iz-kazani-zabrali-avto-za-neuplacennyi-dolg-bolee-400-tys-rublei-5928272

Фото: Татар-информ

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев